Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Безнең чор мәзәкләре

Иван Глухов язмаларында юмор-сатира, драма-трагедия һәм лирик тормыш фәлсәфәсе урын алган

Алдар Питер

Һәр авылның үзенә күрә кызык кешесе була. Ул, әлбәттә, йә шаян, йә алдакчы. Питер дәдәйнең "даны" алдакчы буларак таралган. Ул теләсә нинди очракта да кешеләрне алдамыйча китмәгән. Очрашкан чакта дус-ишләре аны хәтта алдама дип кисәтә торган булганнар.

Шулай беркөнне Питер дәдәй җыелышып торган 3-4 авылдашы яныннан үтеп бара икән. Шунда берсе шаяртып:

— Питер дәдәй, нишләп әле безнең янда туктамыйча, берәребезне алдамыйча үтеп китәсең? — дигән.

Питер дәдәй кырыс кына:

— Вакытым юк, әнә Чаллы пристанена баржа белән тоз кайткан, шунда барырга капчык эзлим, — дигән дә, китеп барган.

Җыелып торган авылдашлары, әһә, безгә дә тоз кирәк бит, дип, Питер дәдәйнең чираттагы ялганына ихлас ышанып, тиз-тиз генә Чаллыга бару өчен өйләренә таралалар.

Терсәкле вал

Көҗмә дәдәй белән Фидыр дәдәй гомерләре буена машина йөрттеләр. Машина төзәтү мәсьәләсендә алар, кем әйтмешли, ничә пот тоз гына ашаганнардыр. Шулай да туры килгәндә һаман да берсен-берсе сынамыйча, яисә нәрсә белән булса да "төрттермичә" калмыйлар иде. Бервакыт Көҗмә дәдәй дустына болай ди:

— Фидыр, ышанасыңмы, мин Югары авылдан Түбән авылга мынык терсәкле вал белән төштем.

Тегесе бераз уйланып тора да:

— Ә нигә ышанмаска, минем үземнең дә урталай сынган терсәкле вал белән Чаллыдан Түбән авылга кадәр кайтканым бар, — дип җавап бирә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев