Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Бакалы районының керәшен авылларыннан язып алынган ышанулар

Ырымнарга, юрауларга ышану – ышанмау – һәркемнең үз эше.

Үмер авылында яшәүче Клавдия Васильевадан язып алынган  йола:

Олы көнгә бер атна кала тал ботаклары – бәрмәнчек җыябыз. Бәрмәнчекләрне, маллар исән-имин үрчесен дип, абзар матчасына кыстырабыз; йортка иминлек теләп, икона арасына куябыз.  Безнең авылда бәрмәнчек иртәсендә капка урлау гадәте дә бар. Аның мәгънәсе шул: элек бер-берсенә күзләре төшкән керәшен егет-кызлары хисләрен сиздермәскә тиеш булган. Өйләнешергә тәкъдим ясау өчен, егет кеше бәрмәнчек төнендә сөйгәне яшәгән йорт капкасын үз өенә күчереп куйган. Бу йола әле дә шул ук рәвешендә яшәп килә. Бәрмәнчекне  бай табын белән, күңелле итеп үткәрү — мәҗбүри.

Питрау көне  – үсемлекләрнең, төрле чәчәкләрнең сихри дәва көченә ия көн. Элек Питрауда 70 төрле чәчәк җыя идек. Сыер чирләсә дә, атларыбызны елан чакса да, шул Питрау чәчәге белән өшкерә идек. Бала еласа, ана кеше уклау алып, кендегенә, корсагына куеп өшкерергә тиеш, сабый тиз тынычлана.

Илек авылында  Дарья Игушинадан язып алынган ырымнар:

СУ ТОТКАНДА

Кешенең тәнендә кызыл таплар барлыкка килсә, су чәчәге булырга мөмкин. Аны су тоткан, дип уйлаганнар. Бер чүпрәккә тоз белән ярма төйнәп, төнлә сөйләшмичә генә шуны суга агызып җибәрергә. Ташлаганда түбәндәге сүзләрне әйтергә:

Су атасы — сары сакал,

Су инәсе — Сылубикә,

Шушыны ашагыз,

Шушыны эчегез,

Шушының белән бәхилләгез.

ЗӘХМӘТ КАГЫЛГАНДА

Бу өшкерү ярты чынаяк тозлы суга карап башкарыла.

Сиңа ни булган?

Зәхмәт кагылган.

Ятар булсаң, ят, зәхмәт,

Китәр булсаң, кит, зәхмәт.

Син китмәсәң, мин китәм,

Синең башыңа мин җитәм.

Җилдән китсәң, җилгә кит,

Судан килсәң, шунда кит!

Бетсен-китсен, тфү-тфү,

Минем кулым түгел —

Айша-батман кулы.

Тфү-тфү!

Зәхмәт кагылган кеше, өшкерелгән су белән битләрен сөртә, азрак эчә. Зәхмәтле урынга шушы суны коеп, эне кадап куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев