Игътибарыгызга үртәвечләр тәгъдим итәбез
Ычтуп, Ычтуп, Ычтапан
Кулына тоткан стакан,
Стаканда көмешкә,
Чтапан белми бер эштә.
Кәтернә, Кәтри, Кәтүк
Торып утырган иртүк!
Битен-күзен юмаган,
Инде кашын буяган!
Әләксей, Әләксей!
Чебен тисә чер итә дә
Анасында әләклей!
Бәчелей
Тәбикмәге әчеми,
Әчесә дә кабармый,
Бәчелей хатын табалмый!
Нет комментариев