Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Бакалы керәшеннәренең мәҗлес җырулары

Бакалы керәшеннәрендә кунак каршылау фольклоры бүгенге көннәргә кадәр сакланган.

Һәр моментның үз җыры бар. Башта очрашу вакытында хуҗалар һәм кунакларның җыруы. Аннары кунак итү, бүләкләр-ризыкларны чыгару, сыйлауга багышланганнары; мәҗлес вакытында җырлана торганнары; аерылышу вакытындагылары. Мәсәлән, кунаклар килгәндә җырлап керә:

Сезнең өйкәйләрнең бүрәнәсе

Әллә усак микән дә шалтырый.

Безнең хуҗаларның, әй, йөзләре

Әллә кояш микән лә ялтырый.

Хуҗалар:

Кунаклар да килгән безгә,

Дуслар да килгән безгә.

Кунаклар безгә килгәчтен

Тагын кем кирәк безгә.

 

Бәлеш чыгарганда:

Ай-ай, бәлешләрнең лә, и, кайнары.

Кайный, кайный чыга ла майлары.

Ай, җырлыкай, гөрләй лә, аш узгара

Идәш буйларның ла байлары.

Ит чыгарганда:

Урманнарга кереп каен кистем,

Каеннар да кисеп турадым.

Курыкмый да ашагыз, туганнар,

Кулларымны юып турадым.

 

Кунаклар алып килгән күчтәнәчләрне чыгарганда:

Капка төпкәйләренә көртләр өйгән,

Көрән атлар җигеп кем килгән?

Көрән атлар җигеп килгән диеп ник сорыйсыз?

Сагынып сөяр сезнең туганнарыгыз бер килгән.

Кунаклар:

Киемчеләр киемнәр, ай, кисәдер,

Каладыр аларның, ай, кочагы.

Безнең күчтәнәчләребез бик күп түгел.

Бардыр әлә өстәллернең, ай, почмагы.

 

Ит тураучыга:

Идәш буйкайлары, эй, туйера,

Яңгырлар да яуса куера.

Безнең туганыбыз бигрәк яхшы,

Калҗа турап тамак туйдыра.

 

Ит тураучы:

Идэш буйларының урамын

Яхшы атлар җигеп урадым.

Ашагыз, туганнар, и калжасын,

Кулларымны юып турадым.

 

Биеккәй тауларның башларында,

Бай килене талкылар талкыйдыр.

Үзекәй талкылар талкыйдыр,

Йөзләрендә кояшлар балкыйдыр.

 

Туйда кияүгә:

Урманнарга керсәң, кер сызгырып,

Селкенмәгән агачлар калмасын.

Кайсы илләрдә дә йөрсәң, яхшы йөр син,

Сокланмаган адәмнәр калмасын.

 

Мәңгелеккә киткәннәр турында:

Ишекләрне ачып кергәчтен дә,

Илтер бүрекләрне чөйдә юк.

Безнең туганыбызны сораса,

Оҗмахларга китте, өйдә юк.

 

Кунаклар да китте, озата бардым,

Басу капкаларын да чыкканчы.

Озата бардым, карап калдым,

Күз керфекләрем дә талганчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев