Баграж авылы көе
Җан җал иткәндә

Баграж авылы көе

Зәй районы Баграж авылы көе

Баграж суларына басма салдым
Узган барганнарга ла җөрергә.
Җыраккай юлларны җакын итеп
Наруш килдем сезләрне күрергә.

Баграж урамнары - озын урам,
Уртасыннан бүләрлек булам.
Белмисез, дусларым, хәлләремне,
Сезнең өчен үләрлек булам.

Уракларны урдым учмалап,
Чүмәләләр куйдым ниргәләп.
Әле дә җөрибез бергә-бергә,
Тагын да җөрсәк иде бергәләп.

Баграж тау астында сап чишмәләр,
Сап суларын эчеп туймадым.
Әйтер сүзләремне дә әйтәлмәдем,
Тагын күрешербез дип уйладым.

 


Нет комментариев