Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Ару җыру: Христос өйрәнүчеләренә сөйләгән азаккы сүзләр – ноталары белән

Әлмәт-Зәй төбәгендә дини җыелышуларда башкарылган. Фольклорчы тарихчы Геннадий Макаров Түбән Кама районындагы Олы Аты авылы чиркәве настоятеле Иоанн Чурашовтан (1925-2008) язып алган.

Өйрәнүчеләргә, чиркәүдән чыкканда,

Христос сөйләгән азакы сүзләрен.

Аерылу турында кайгылы сүз белән,

Өйрәткән Ходай сөекле иптәшләрен:

– Җир белән күк бетәр көннәр җитәр, – дип

Сөйләп, аңлаткан Христос аларга.

– Мөмкинлек юк, ул көннәр җитәр, – дип сөйләп,

Булмый калырга буласы тумаларга.

– Әйтче безгә, кадерле Өйрәтүче,

Престолга утырып, кайчан хөкем итәрсең?

– Берчак заманда ул вакытлар җитәр,

Каршы торырлар патшага патшалар,

Ябышып сугышырлар халык халыкка,

Күрерсез сугышлар, бик авыр хәлләр.

Тормыш көтү бик читен булыр халыкка,

Шунда кот чыгаргыч нәстәләр беленер.

Булыр зур ачлыклар, чир һәм үләтләр,

Шунда гел тиешсезгә каннар түгелер,

Сүнәр янучылар, бетәр сөенеч,

Кешенең күңеле төшеп сүрелер.

Шунда күбесе олы газаплар чигәр,

Гаепсез килеш, булган каннар коелыр.

Тотып озатсалар да сезне газапка,

Һич тә шикләнмичә, сез шунда барыгыз,

Үз атагыз, агаларыгыз, энегез,

Үз туганнарыгыз һәм дусларыгыз

Сезне түрәләргә газапка бирерләр.

Үтерерләр сезне Минем исемем өчен,

“Сезгә үлем тиеш”, –дип әйтерләр,

Алла сүзен сөйләүчеләр куылырлар,

Ару чиркәүләр ябылырлар шул чакта,

Җирдәге тумаларга азакы сәгать җитәр.

Зур кайгылар явар бу җирнең өстенә,

Килер дөньяга бик куркыныч газаплар.

Тауларга әйтерләр: “Безне каплагыз”, – дип.

Таулар һәм ташлар да аумас аларга.

Үлем эзләрәр алар шул сәгать эчендә,

Үлем эзләп тә, алар үлем тапмаслар,

Кояш тотылыр, ай яктысы яктыртмас,

Күктәге йолдызлар коелырлар,

Җирдәге халыклар терелеп торырлар,

Алла Хөкеменә җыелырлар.

Күктә күрерсез якты кач билгесе,

Кач билгесе якты кояштай ялтырар.

Сайланган җаннары алда булырлар,

Тулы сөенечле булырлар,

Алар артында – бар языклылар,

Барысы да – Ходай Алла каршысында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев