Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җанымны сыный вакыт

Түбән Камада яшәп иҗат итүче керәшен шагыйре Никифор Тукмачев – сирәк талант иясе. Шигырь язучылар күп, әмма Никифордай һәр юлын үз йөрәк сыкранулары, күңел яшьләре аша яза белүче шагыйрьләре генә сирәк бу заманның

Зәй районының тауларга сыенып утырган Югары Баграж авылында туган сугыш чоры баласы ул. Әтисе яу кырында ятып калган, әнисе ялгызы сигез баланы күтәргән, кеше иткән... Медицина тармагын сайлаган Никифор гомере буе үз һөнәренә тугры кала. Поэзия сөючеләргә ул үзенең “Гомерем Питраулары”, “Таң суы” китаплары аша да таныш.

Күпчелек керәшенгә хас булганча, кирәгеннән артык тыйнак һәм артык кешелекле, бик тә туган җанлы. Ялгызы картайган бертуган олы тутасын Яр Чаллы шәһәреннән алып кайтып, соңгы көннәренә кадәр үз куллары белән тәрбияли. Андый ирләр, бәлки, меңгә бер генәдер... Мондый нечкә күңелле чын шагыйрьләр дә йөзгә бер генәдер...

Вакыт

Иярләп булмый, буйсынмый,
Туктаусыз чаба вакыт.
Җырга салдым, гомеремнең
Бер мизгелен туктатып.

Төн үткәрдем, хыялымда
Үткәннәремә кайтып.
Зая үтми, яшьлегемә
Кайтып үткәргән вакыт.

Таң аттырды кошлар сайрап,
Кошларның моңы шул ук.
Яңа көнне каршы алам,
Татлы уйларга чумып.

Күңел ярасын дәвалый,
Хәлемне аңлый вакыт.
Елларымны саный вакыт,
Җанымны сыный вакыт.

Еллар, еллар...

Елларның корысы бар,
Елларның кырысы бар.
Елларның ябыгы бар,
Елларның авыры бар.

Елларның данлысы бар,
Елларның канлысы бар.
Елларның моңлысы бар,
Елларның шомлысы бар.

Яңа елга җитәбез,
Бер игелек көтәбез.
Алда исән калырлык,
Бир, Ходаем, сабырлык.

Елларның карасы бар,
Искесе, яңасы бар.
Ни язса да, еллар йөген
Иңнәргә аласы бар.

Шәһәрдә кышкы иртә

Таң җилләре уянмаган,
Ник селкенсен бер чыбык?!
Бар халык эшкә ашыга,
Тукталышларга чыгып.

Шәһәр өстен чолгап алган
Зәңгәр төтен, газ исе.
Кеше моңа ияләшкән,
Беркемнең китми исе.

Яшь ана буксирга алган
Газиз сабый баласын.
Бакчага бара өстерәп,
Бала салган чанасын.

Айнып та җитмәгән сабый
Татлы таң йокысыннан.
Ни хәл итсен, елый-елый,
Язмышына буйсынган.

Ә бер сукбай иртә таңнан
Чүплек актарып йөри.
Пенсионер карт акча эшли –
Подъезд төпләрен көри.

Инде күпләр йокламыйдыр,
Кемдер татлы төш күрә.
Бер фатирның балконыннан
Бозау хәтле эт өрә.

Ата мәче салмак кына
Кайтып килә “этлек”тән.
Нужасы юк, хәсрәте юк,
Аңа бүген эш беткән.

Һәрберсенең үз шөгыле,
Үз мәшәкате бар.
Үз урынын тапмый калмый
Дөньяга килгән җан.

“Сат”, – дисең...

“Сат, – дисең, – бу тальяныңны”,
Сатмыймын беркайчан да.
Урамда хәер соранып,
Көн күрергә калсам да.

Бергәләшеп кайтабыз да,
Җәйләрдә авылга без,

Уйнап-җырлап, күңел ачып,
Урамнар әйләнәбез.

Анда бит безне көтәләр,
Кайтмасак, югалтырлар.
Авылдашларның күңелен
Кемнәр соң юатырлар?!

Гармуным ул – яшьлегемнең
Иң кадерле ядкаре.
Аны сатсам, сугар мине
Алланың да каһәре.

Яшьлек дустым, тугры дустым
Мәңге янымда калсын.
Дусларны саталармени,
Авызыңнан җил алсын.

“Сат”, – димә син, әйтмә миңа
Тузга да язмаганны.
Дустын сатып кем баеган,
Эшләп баемаганны!

Бәлки...

Гел сәламәт булып булмый,
Көтмәгәндә килә чир.
Башыбызга уй салырга,
Үз-үзебезне танырга,

Бәлки, чир дә кирәктер.
Чир булмаса үлем булмас,
Бар халык азар иде.
Кеше җанын кыя-кыя,

Дөнья малын җыя-җыя,
Акылдан язар иде.
Бер Ходайга омтылабыз,
Кыл өстендә торса җан.

Чирле хәлен чирле белә,
Чир генә аерып бирә
Дус түгелне дуслардан.
Безгә гомер биреләдер,

Игелек кылыр өчен.
Язмышларга түзәргәдер,
Чирне Ходай җибәрәдер,
Бәндәсен сынар өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев