Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Анастасия Усачева шигырьләре

Анастасия Тимофеевна Усачева - Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребезнең берсе. Аның «Күңелем серләре» китабында басылган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Безнең чишмә

И, Келәтлем!
Искән җилләр һәрчак хәтерләтте
Борынгыдан калган чишмәмне.
Тамчы чыктай аккан саф суларың
Күңелләрдән бер дә китмәде.

Шуңадырмы чишмә тавышлары
Төшләремә кереп йөдәтте.
Аның киләчәге, моң агышы
Йөрәкрәрдә утлар көйрәтте.

Чишмә язмышлары төрле була:
Кеше сыман туа дөньяга.
Яшәү дәрте биреп, аваз салып,
Челтер - челтер мөлдерәп ага.

Тавышлары дисәң, төрле була,
«Безнең чишмә» агышы серле
Шул чишмәнең саф сулары гына
Озайта күк безнең гомерне.

Еракларга киткән һәрбер кеше
Кайта шул чишмәне сагынып.
Үткән гомерләрен искә ала
Чишмә агышына табынып.

Чишмә моңы, чишмә җыры сеңгән
Бала чактан безнең каннарга.
Көмештәй саф «Безнең чишмә» суы
Аксын, әйдә, әллә кайларга!

Хезмәт итсен шулай үз халкына,
Челтерәп торсын серле тавышы.
Бик күп еллар, дәверләрне узып,
Сокландырсын аның агышы!

Кәккүк
Моңайма, син, кәккүккәем,
Минем яшьне санама.
Мин барыбер яшь булалмам:
Гомер һәр көн санала.

Үтсен гомер тыныч булып,
Аның бар үз юллары.
Яшьлек ярым онытылмый,
Үкенеч тик шулары.

Санама, кәккүк, гомерне,
Үткән гомерләр үтәр.
Яшьлектәге хатирәләр
Гомер буена җитәр.

Кәккүккәем, бер агачта
Нигә моң - зар түгәсең.
Ташлаган балаңны эзләп,
Уфтанасың, күрәмсең…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК яратып укыйм сезнен шигырьлэрне Начтук тути,сезгэ Исэнлек-саулык телим