"Керәшен зиннәтләре" китабыннан
Ала атларымның ай, яллары,
Елкылдыйлар аның кыллары.
Бердәй бер-беребезне кимсетмиек,
Барыбыз да Алла тыннары.
Гөл-гөл баксасына гөлләр чәчтем,
Гөл-гөл бакчалары тулганчы.
Гөл-гөлләргә, былбыл, ай, кунганчы,
Ташламасак иде үлгәнче.
Гөл-гәл баксаныда берәү йөри,
Ике кулларына гөл учлап.
Сез, туганнар, белән бер күрешкәч,
Йокыларым йоклыйм тынычтап.
Нет комментариев