Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Ак калфак җыруы

“Ак калфак” җырын, керәшеннәр генә түгел, башка халыклар да яратып башкара, тыңлый.

Бу җыр тылсымлы да, моңлы да - монда керәшеннең җаны яшеренгән. Әлеге җырны ишеткәч, керәшен күңелен тыңлаган күк буласың.

Җәйләүдә гомер иткән картәбием матур тавышы белән җырлый иде “Ак калфак” җырын. Мау чабу бәйрәмнәрендә арбага утырып Җәйләүдәге яшьләр: “Әйдәле Начтук, җырлап җибәр”- дип картәбинең җырлаганын тыңлыйлар иде.

Ак калфак

Ай, әле бик еракта идек без,

Җитмеш чакрым җирдән килдек без.

Ак калфакның табылган чагы,

Туганнарның сагынган чагы.

 

Җитмеш чакрым - якын җирләр түгел,

Бер күрешер өчен килдек без.

Ак калфакның табылган чагы,

Туганнарның сагынган чагы.

 

Җырла, дигәннәрне мин көтмием,

Булды йөрәккәйләр сабырсыз.

Чут-чут итеп сайрый сандугач,

Бик ямансу була аерылгач.

 

Яхшы аталарның балалары

Кайда йөрсә дә, хур булмас.

Керәшеннәр бодай тарата,

Җангынаем сезне җарата.

"Керәшен җыруы әйтә" китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев