Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Кем койрыклы, кем койрыксыз…

Быел да, студентлар өчен, ниһаять, җиңел сулар чак җитте. Имтиханнар артта калды, алда каникул көннәре! Кемнәрдер экзаменнарны биреп котылды, кемнәрдер бирә алмады.

Нишлисең, укыган алга атлый, укымаган - сөйрәлә. Студентлар бит алар төрле: бер ишләре китап, конспект өстендә баш күтәрми утыра, интернеттан эзли, таба, өйрәнә, кемдер тырыша-тырыша шпаргалка яза, ә кемдер: "Җай чыгар, ничек тә котылырмын әле" дигән принцип белән яши. Студент халкы арасында экзаменнардан җиңел генә котылу максатыннан башкарыла торган ритуал-ырымнар да яшәп килә. Мәсәлән, иртәгә экзамен дигән көнне китап һәм конспектларны баш астына салып ятсаң, баш мие анда язылганнарны сканер кебек күчереп ала икән, имеш. Шулай итеп, экзаменда буласы билетларны да мендәр астына кыстырсаң була: янәсе, йокыдан уянуга берсен тартып чыгарасың, кайсы номер эләгә, экзаменда шул була.

Һәр экзаменга бер үк киемнән килү - уңышка санала. Әлеге киемне экзаменнар бетмичә юарга ярамый. Әгәр беренче экзаменда ук начар бил-ге эләктерсәң - бу киемне алыштырырга, димәк, ул - "бәхетсез". Өр яңа яки сирәк кенә киелә торган кием кию дә экзаменны бирә алмауга бер "сәбәп" булырга мөмкин. Шулай ук экзамен алдыннан баш юуу, чәч кистерү, кырыну, мунча керү ише гамәлләрдән тыелып торырга кирәк: имеш, булган белем юылып, я киселеп атыла. Студент халкында, экзаменга барырга чыкканда, уң аяк киеменең табанына биш сумлык тиен акча салу гадәте дә яшәп килә. Кыскасы - кем нәрсә кыланмый. Шулай да имтиханнар бирүнең иң эффектлы алымы - ныклап өйрәнү, вакытында хәзерләнү. "Койрык"ларга абынмый гына тыныч күңел белән укуга ни җитә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр студент