Туганайлар

Сагындыра шул чаклар…

Туганнан-туган апамның ире (җизни кеше) үзе ниндидер уку йортларында укымаса да, абыйсы Артур ике югары белемгә ия кеше. Телгә дә бик оста ул, кем әйтмешли - сүзгә кесәгә керми. Менә шул Артур абыйның, махсус әзерләп куйгандай, һәр очрак өчен кызыклы истәлекләре булмый калмый. Узган атнада гына җизнинең туган көне булды,...

"Первый, второй..."

"Укырга кергән елым.Тренер безне, волейбол группасын, бер рәткә тезеп бастырды да көчле, коры тавыш белән:

- Какой курс? - дип сорады. Стройда беренче басып торган егет "Первый!" дип кычкырды. Кырындагы күршесе аңа сораулы караш ташлады да, ышанычсыз гына тавыш белән: "Второй" диде. Аның янәшәсендәге, боларга аптыраулы карап, янә: "Первый" дип кабатлады. Һәм шулай чылбыр рәвешендә дәвам итте: "первый - второй - первый - второй…" Тренер сөзеп карый торган күзләре белән берни дәшми генә безне күзәтте. Иң кызыгы шунда - һәркем, шулай ук мин дә, ниндидер сәер ситуациядә булуыбызны аңлый, шуңа карамастан үз номерын әйтеп тавыш бирә. Чират азакка барып житкәч, соңгы студент, мәктәптәге физкультура дәресләрен исенә төшереп, бер адым алга атлады һәм көр итеп: "Расчет окончен!" диде. Тренер, берникадәр дәшми торганнан соң, безгә тагын бер кат сөзеп карады да, үз алдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды: "Вообще-то я спросил, какой курс. Впрочем, тут и без слов понятно..."

Реверанс

Филологиядән экзамен. Укытучы - яшь егет. Ә бездә кубрәк кызлар укый. Шуларның берсе җавап бирергә чыкты. Гади, оялчан гына авыл кызы. Һәр сорауга уңышлы гына җавап бирде бу. Укытучы: "Бик яхшы - хәзер резюме!" ди. Кызыкай кып-кызыл булып кызарып чыкты, ни әйтергә белми. Укытучы да аптырашта: "Нәрсә булды?"- ди моңа.

- Юк.., - ди кызыкай еларга җитешеп, - мин алай эшләмәячәкмен!..

- Алайса мин сезгә билге куймыйм, - ди укытучы. Без, аудиториядә әзерләнеп утыручылар, берни дә аңламый, авыз-ларыбызны ачып, ни булыр икән, дип көтәбез. Шуннан, кызыбыз алга, парталар арасындагы рәткә чыгып басты да реверанс ясады. Группа шаркылдап көлеп, идәнгә ауды. Укытучы үзе дә көлүеннән туктый алмыйча, тиз генә кызның зачеткасына "отлично" сырлады да, кулларын болгый-болгый, чыгу юлына күрсәтте.

Нишләргә?

Беренче сессиядә экзамен биргәндә үзем дә мәзәк хәлгә калган идем. Экзамен язмача түгел, телдән. Һәм ул, иртәдән башланып, кичкә кадәр сузылды. Чөнки шушы бер үк укытучыга берьюлы ике группа бирә. Үземнең "артык яхшы" белемем белән әллә ни майтара алмаячагымны аңлап, азактанрак керергә булдым. Кердем. Билет алдым һәм андагы биш сорауның берсенә берничек тә җавап бирә алмаячагымны аңладым. Барып утырдым, калганнары буенча азмы-күпме яздым, ә монысына бер жөмлә дә юк. Ни булса да була, чыгам, биреләм, дигәндә генә, башка бер уй килде. Туалетка чыгып керергә сорап, коридорга атылдым - ничек тә берәрсеннән сорарга. Ә анда, үч иткәндәй, ник бер җан иясе булсын! Билгеле инде, вакыт соң, экзамен бирми калганнар бар да аудиториядә. Нишләргә?

Тулай торак институттан егерме-утыз метрда гына. Салкын канлылык белән, шунда очам. Урамда инде караңгы. Январь ае булса да яңгыр ява, аяк асты тайгак, пычрак. Борылышта тизлекне югалтып, мин шул сазлы пычракка барып төшәм. Җәлт кенә торып, тулай торактагы бүлмәмә күтәреләм. Кием алыштырып, конспекттан билетның җавабын карап, пуля урынына кирегә атылам (Бу юлы борылышта тизлекне киметергә өлгердем). Аудиториядәгеләр минем кыяфәтнең үзгәрүен сизми калмадылар, билгеле (башта костюмнан һәм галстуктан идем, туалеттан свитер һәм джинс чалбардан чыктым). Укытучының сораулы карашына каршы: "Көтелмәгән хәл килеп чыкты, кабат аңлатырмын…" дигән фраза ычкындырдым да, каршысына утырып, тиз-тиз билетка җавап бирергә керештем. Шулай итеп, мин җир тырмашып, лаеклы "бишле"мне алдым. Укытучы нәрсә уйлагандыр, белмим, ә менә студентларның уйлап чыгарган фантазияләренә чик-чама булмады…

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: