Янсуарның мирасы: 150 еллык агач Изге Покров чиркәве
Питрәч районының Янсуар авылынада булган кеше зур агач чиркәүгә игътибар итмичә китмидер. Революциягә кадәр төзелгән Изге Покров чиркәве бүгенге көндә торгызылмаган.
Изге Покров чиркәве бүгенге көндә эшләми, ләкин шунысын әйтеп китәргә кирәк, әлеге чиркәү төзекләндерү өчен каралган храмнар исемлегенә кертелгән
Изге Покров чиркәвен 1875-1884 елларда Казан сәүдәгәре Щетинкин төзетә. Монда келәүләр, кәбен коюлар уздырыла, чиркәү авыл халкының җыелу урыны була. Революция чорында чиркәүнең чаңы төшерелеп, ябыла. Ләкин аңа кадәр әле чиркәүдә изге Гурий миссиясе булып, иманнарга, келәүләргә өйрәтү өстендә эш алып барылган. Чаңсыз калган чиркәү әлеге миссияне дәвам итә. Элгәре вакытларда Янсуар авылында бик укымышлы кешеләр булган дип сөйлиләр. «Святский» як дип йөрткәннәр. Авыл мәктәбендә дә бик күп атаклы галимнәр укыткан. 1931 елда чиркәүне мәктәпкә әйләндерәләр.
Әлеге чиркәүдә шагыйрә Луиза Янсуарның әбиләре, Луиза үзе дә беренче класста шунда укыган.
— Минем ике әбием (Янсуар һәм Кибәч), Янсуар бабаем, әтием белән әнием укыган монда. Мин дә 1нче класска шунда бардым. Чиркәүдә без укыган бүлмә өстендә — купол (гөмбәз), дәрес укып утырган вакытта күгәрченнәр гөрли, пырхылдашып, канатларын җәеп, гөмбәзгә кадәр күтәрелә. Ә гөмбәздән аска — класска архангеллар карый. Архангелларның төсләрен буялган, акшарланган стеналарны кубарып та «табып» чыгара идек. Мәктәптә малайлар: «Әнә шул кубарып алган тишектән шуып чыгып, мәктәптә беркем дә калмагач, очып йөри алар», — дип гел куркыта иде. Әтием Николай Шаров мәктәп директоры булып эшләгән елларда, күп кешенең тырышлыгы белән, яңа таш мәктәп салынды (1991 елларда), 4нче класска без яңа мәктәпкә килдек, – дип сөйләде Луиза.
Кызганыч, Янсуар мәктәбе 2014 елда ябылган, хәзер аның урынында — мәдәният йорты, авыл җирлеге советы, почта һәм музей.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев