Зәйдән Мария Чернованың чигеп ясалган картиналары һәркемне сокландыра
Зәй районының Бишсубашы (Пуст-Ашит) авылында яшәүче Мария Чернова безгә үзенең кул эшләрен җибәрде.
Мария Генадьевна 1992 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Түбән Биш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Укытучы буларак, ул балаларга белем бирү белән генә чикләнми, ә үзенең иҗади сәләтен дә үстерә.
"25 еллап шакмаклап чигәм. Башта өлкәннәрдән калган иске үрнәкләрне санап чиктем, хәзер сатып алып чигәм. Чигү эше күңелемә ял һәм рәхәтлек бирә, дөнья мәшәкатьләреннән арындыра," – ди Мария Чернова.
Бишсубашы авылында яшәүче талантлы карендәшебезнең кул эшләренең һәрберсе үзенчәлекле һәм матур. Мария Чернованың чигеп ясалган картиналары, чыннан да, һәркемне сокландыра. Аларның һәрберсе – иҗат.
Аның чиккән картиналары санап та бетерерлек түгел. Алар арасында табигать күренешләре, халык традицияләре, һәм гади көнкүреш мизгелләре чагылыш таба. Мария Генадьевнаның иҗаты, аның күңел дөньясын, хисләрен һәм уйларын чагылдыра.
"Минем үземә гади картиналар күбрәк ошый. Бездә барысы да, тутам, киленнәр, племянницалар, хәтта, улым да чигә," – дип өсти ул.
Картиналары, чыннан да, күңелгә җылылык бирә, аларда тормышның һәр мизгеле, һәр хисе, һәр вакыйгасы үзенчәлекле рәвештә сурәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев