Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

«Хатын-кыз ул кем?». Ир-егетләребезнең гүзәл затларга карата фикерләре

Кем өчендер алар дөньяның тоткасы, кемгәдер илһам чыганагы. Ир-егетләребезнең гүзәл затларга карата фикерләрен белештек.

Владислав ДОМОЛАЗОВ, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе, 41 яшь:

— Анастасия Усачеваның шигырь юллары искә төшә: хатын-кыз ул изге фәрештәдәй, саклап яши күңел сафлыгын. Иң беренче очракта, ул — гаилә терәге, гомер бирүче. Иң матур, күркәм сыйфатлар нәкъ менә хатын-кызларыбызда. Алар язның иң беренче чәчәкләредәй матур. Язлар үзләре дә хатын-кыз назына уралып килә. Минем өчен шундый сокландыргыч хатын-кызлар — үз мамам, хатыным һәм кызым. 

Пётр КУРКИН, Яр Чаллыдагы кан үзәгенең баш врачы, 67 яшь:

— Хатын-кыз, беренче чиратта — ана. Ул безнең әниләребез, әбиләребез, кемнәр безне якты дөньяга тудырып кеше иткән. Шулай ук, ул — хатыннарыбыз, кызларыбыз, оныкларыбыз. Алар мәхәббәтле, түземле затлар. Әни кеше баласының тәүфыйклы, тәртипле булуын теләп, аны үстереп кеше итүгә бөтен көчен бирә. Хатын-кыз дигәч, күз алдына әнием килеп баса. Аның тырышлыгына, түзем булуына баш иярлек. Хатынымны да аның белән чагышытырып карыйм да, ул да әнием кебек. Сокланырлык якын кешем.


Аллен АКИМОВ, Татарстан җәза үтәтү федераль хезмәте идарәсенең өлкән оперуполномоченные, өлкән лейтенант, 30 яшь:

— Хатын- кыз — тормыш бүләк итүче, илһам чыганагы бирүче кеше. Минемчә, алар бөтен сыйфатларны да әз-әзләп үзләренә җыйган булырга тиеш: матур да, акыллы да, ашарга да пешерә белсен инде. Синең өчен идеаль хатын-кыз кем дисәләр, шикләнүсез әйтәм — минем яраткан хатыным.

Илья МАЯМСИН, «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге активисты, 19 яшь:

— Хатын-кызлар ир-егетләрнең тормышында зур урын алып тора. Аларсыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Хатын-кыз акыллы, максатчан булырга тиеш дип уйлыйм, ә инде тәмле пешерә дә белсә.... Мама һәм тутам — минем өчен идеаль хатын-кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев