Халык әйтсә, хак әйтә (сынамышлар)
Хәбәрләр

Халык әйтсә, хак әйтә (сынамышлар)

Элгәре авылның олы дәдәйләре, һава торышына карап, көз, кыш, яз һәм җәйнең ничек киләсен чамалаганнар. Шуннан чыгып, көнкүрештәге эшне кайчан башкарасын билгеләгәннәр.

* Сентябрьдә көннәр коры һәм җылы торса, кыш соңрак килер.
* Әбиләр чуагында пәрәвез очса, көз — кояшлы, ә кыш салкын булыр. 
* Имән чикләвеге күп булса, Рождество алдыннан кар күп явар.
* Агач яфраклары тиз коелып бетсә, кыш суык булыр, ә озак коелса — салкыннар да, кыш та озакка сузылыр.
* Беренче булып, каен агачының өске ботакларындагы яфраклар саргая башласа, яз иртә килер, ә башта аскы ботакларындагы яфраклар саргайса, яз соңарыр.
* Торналар бик биектә, ашыкмыйча һәм тавыш биреп очса, көз яхшы булыр. 
* Көз башында чык күп төшсә, киләсе елда уңыш мул булыр. 
* Сентябрь аеның җиргә яткан томаны — яхшы көннәргә.
* Сентябрьдә өйдә үрмәкүч күп булса — кисәк кенә суытуга.
* Сентябрьдә яңгыр күп яуса, яз озакка сузылыр. 
* Тузганак чәчәк атса, көз җылы һәм озак булыр.
* Сибәләп торган яңгыр — октябрьнең явымлы булуына.
* Сентябрьнең кыл уртасында көне буе яңгыр койса, октябрь юеш һәм салкын булыр.
* Урманда кызыл миләш күп булса, көзен көннәр — яңгырлы, ә аз булса, коры торыр.
* Сентябрь азагында урманда гөмбә күп булса, кышын кар күп явар.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев