Үрәсбаш балалар бакчасында керәшен йорты почмагы ясап куйганнар
Хәбәрләр

Үрәсбаш балалар бакчасында керәшен йорты почмагы ясап куйганнар

Кукмара районының Үрәсбаш авылы балалар бакчасында «Керәшен йорты» почмагы эшли.

Гап-гади бер балалар бакчасында тулы бер музейны хәтерләтә торган «Керәшен йорты» почмагы бар. Бу хакта  бакча җитәкчесе Любовь Павлова язды.

«Коллективтагы барлык педагоглар тырышлыгы белән, керәшеннәрнең бай мирасын саклу өче, барлыкка килде әлеге почмак. «Керәшен йорты»ндагы һәр экспонатны үзебез тупладык. Аны зурайтып, чын музей ясап куярга да теләгебез бар», - ди ул.


Нет комментариев