Бакалы районының Үмер авылында махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәрләре үрү дәвам итә
Маскировка челтәрләрен үрү – катлаулы эш, шулай да волонтерлар сынатмый. Алар һәр күзәнәгенә мәрхәмәт һәм ярату кушып, көн саен җыйлып, челтәр үрәләр.

Үмер мәдәният йортында да маскировка челтәрләрен бәйләү буенча остаханә оештырылган. Авылның битараф булмаган халкы, мәдәният хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләребезгә бик кирәкле булган челтәрләрне әзерләүдә катнашалар.
«Безнең кайгыртуыбыз, тырышуыбыз, максатыбыз – СВО зонасындагы егетләребезгә ярдәм итү һәм терәк булу. Шундый өмет белән авылдашлар мәдәният йортына җыелалар, үзләренең мәшгульлекләренә һәм өй эшләренә карамастан, алар Ватанны саклаучыларыбыз өчен тырышалар», – ди клуб җитәкчесе Ирина Маркова.

Ирина Маркова фотолары.
Нет комментариев