Һава торышы начар булу сәбәпле, 31 январь көнне Казанда узарга тиешле фестиваль кичектерелгән иде. Шушы көннәрдә «Туым җондозы»ның вакыты һәм урыны билгеле булды.
Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концерты 15 февраль көнне «Созвездие - Йолдызлык» театрында (Казан шәһәре, Гладилов урамы, 49) булачак.
Гала-концертта Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, республиканың Алабуга, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнарыннан, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан конкурсның сайлап алу турларын узган 7-35 яшьләрдәге иң талантлы кызлар, егетләр чыгыш ясый.
Финалистларның чыгышларын жюри членнары 15 февраль көнне тагын бер кат караячаклар. Шуннан соң, фестивальнең кич узачак гала-концертында чыгыш ясаучылар исемлеге билгеле булачак.
«Туым жондозы» сәхнәсендә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең һәм, шулай ук, танылган җырчыларның да чыгышларын күрергә мөмкин булачак.
Игътибар! Гала-концертка керү чакыру билетлары буенча.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 293-16-29, +7 902 718 84 86.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев