«Туганайлар» редакциясенең SMM-белгече Алиса Ахметшина республикакүләм марафонда катнашты
Хәбәрләр

«Туганайлар» редакциясенең SMM-белгече Алиса Ахметшина республикакүләм марафонда катнашты

9 августта Казанда, төнге 11 дә йөгерү буенча республикакүләм «Төнге Казан» ( «Ночная Казань») марафоны булды.

Әлеге марафон ел саен уздырыла. 9 августта узган марафонда 6 меңнән артык кеше катнашты. Алар 2 дистанциядә йөгерде: 5 километр һәм 10 километр.

«Туганайлар» редакциясенең SMM-белгече Алиса Ахметшина да әлеге марафонда катнашты. Ул 5 километр дистанцияне 31 минутта йөгереп килде.

«Бу марафон турында белә идем инде. 2 ел буе анда катнашып карау уе белән йөрдем. Ел саен нидер килеп чыгып, кичектерә килдем. Быел катнаша алдым. Әлбәттә, әзерлексез түгел. Ярты ел дәвамында көн саен иртән йөгерергә чыктым.

5 километр дистанциясне узу бер дә авыр булмады. Трасса буе җанатарлар көч биреп тордылар. Шуңа микән, арыганлык бер дә сизелмәде. Финишка килеп җиткәч тә, «Алиса, син молодец!» дип үз-үзем белән горурлык хисләре кичердем. Алла бирса, көз көне дә катнашып карарга телим.

Әлеге марафонда яңа танышлар барлыкка килде. Шундый зур марафонда катнашуыма шат!», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Алиса.


Нет комментариев