Татарстанда давыл, яшен һәм томан көтелә.
18 апрельдә Татарстанда синоптиклар кисәтүенчә, төнлә һәм иртән томан төшәчәк, ә көндез көчле җил, яшенле яңгыр фаразлана. Татарстан Республикасы УГМС мәгълүматлары буенча, җил тизлеге 15–20 м/с га кадәр җитәргә мөмкин (Казанда — 15 м/с кадәр).
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика буенча Баш идарәсе иминлек чараларын үтәргә чакыра:
— көчле җил вакытында биналар диварлары янына яшеренмәскә;
— реклама щитларыннан, электр линияләреннән ераграк торырга;
— мөмкин булса, шәхси транспорттан баш тартып, җәмәгать транспортын кулланырга.
Нет комментариев