Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Татарстанда декреттагы әниләргә яңа һөнәрләр үзләштерү мөмкинлеге булачак

2025 елдан башлап «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында декреттагы әниләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләүче хатын-кызлар өстәмә белем алырга мөмкин.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Бүген без әниләрнең хезмәт эшчәнлегенә актив кайтуын күрәбез. Хатын-кызларның 80 проценттан артыгы яңадан һөнәри белем алганнан соң эшкә урнаша», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Мартның икенче яртысында 360 белгечлек буенча укырга кабул итү яңадан ачылачак. Алар арасында: акушерка, веб-дизайнер, веб-разработчик, сәнәгать эшләнмәләре дизайнеры һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган башка юнәлешләр.

Программа кысаларында ел саен меңгә якын хатын-кыз яңа һөнәр үзләштерә. Барлыгы биш меңнән артык кешене укыту планлаштырыла. Гаризаны «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында бирергә мөмкин булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев