Татарстанда җәйге һава торышы көтелә: 24 градуска кадәр җылыта
Хәбәрләр

Татарстанда җәйге һава торышы көтелә: 24 градуска кадәр җылыта

Бу атнада Татарстанда температура сизелерлек күтәреләчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

15 майда, төбәк атмосфера фронтының дулкын йогынтысында булачак — шул сәбәпле бераз яңгыр, кайбер җирләрдә уртача яңгыр явуы фаразлана. Көндез фронт күченү һәм атмосфера басымы үсү сәбәпле, яңгыр урыны белән генә явачак. Төнлә һава температурасы +5...+10, ә көндез +15...+20 градус була.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 16 һәм 17 майда, Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысына эләгә. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Көндез температура +19...+24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Алдарак «Татар-информ» майның икенче декадасында республикада һава торышы климатик норма чигендә булачак,- дип хәбәр иткән иде.

Татар-информ


Нет комментариев