Татарстан халкын көчле буран турында кисәттеләр
Хәбәрләр

Татарстан халкын көчле буран турында кисәттеләр

Иртәгә, 7 февральдә, Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтү таратты һәм халыкны куркынычсызлык чараларын үтәргә өндәде.

Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә, күз күреме 1000 метрга кадәр начараячак, көнбатышта урыны белән көчле кар явачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Мондый вакытта куркынычсызлык чаралары турында онытмагыз: 

  • юллар аша чыкканда җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга;
  • автомобильләрне начар беркетелгән конструкцияләрдән ерактарак парковкаларга һәм алар янында тормаска;
  • түбәләрдә кар һәм бозлар күп җыелган урыннарны урап узарга;
  • юлда кискен маневрлардан сакланырга.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев