28 апрель көнне Сәвәләй авылында язгы өмәне дәвам итеп, авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә вәкилләре берләшеп, зират йортын(часовняны) тәртипкә китерделәр.
Бу игелекле эш, һәркемгә үрнәк. Чөнки зират – безнең тарихыбыз, аны карап-чистартып тору – ул безнең бурычыбыз. Мондый чаралар авылдагы бердәмлекне ныгыта, кешеләрне бер-берсенә якынайта.
«Эшләр җитди алып барылды: часовняның стеналары һәм идәннәре, тәрәзәләрдәге челтәрләр юылды. Шулай ук, тәре алъяпкычларын да юып элдек һәм тәреләр дә игътибарсыз калмады – аларны да сөртеп, үз урыннарына куйдык. Нәтиҗәдә, часовня яңадан ямьләнеп, балкып китте. Бергәләшеп башкарылган бу эш, һәркемнең күңеленә җылылык һәм канәгатьлек бирде», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.

Ләйлә Сабаева фотолары
Нет комментариев