Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында яшәүчеләр үзләренең бердәмлеге белән сокландыра.
Биредәге волонтерлар төркеме, бердәм булып, илебез сакчыларына ярдәм итүне үзләренең изге бурычы дип саный.
Күптән түгел алар искиткеч нәтиҗәгә ирештеләр: бер ел ярым эчендә авыл халкы үз куллары белән 600 маскировка челтәре үреп, фронтка озатты. Бу — йөзләгән метрлы челтәр, дистәләгән кешенең тырышлыгы һәм чиксез изгелеге.
«Без моны бары тик җиңүне якынайту өчен эшлибез. Егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез», — диләр авылның уңганнары.
Көн саен, эштән соң яки буш вакытларында, авыл клубына җыелып, алар бердәмлектә көч икәнен исбатлыйлар. Сарсаз-Багражлыларның бу тырышлыгы — һәркайсыбыз өчен зур үрнәк.
Фото: Сарсаз-Баграж клубыннан.
Нет комментариев