Хәбәрләр

Сәйтәктән үз егетләребез өчен өй тәме: Махсус операциядәгеләргә ярдәм

Менделеевскиның Сәйтәк авылы волонтерлары көннәр буена изге эштә.

Безнең илебез сакчылары алгы сызыкта булганда, тылда калучылар, аларга җылылык һәм иминлек өлеше җиткерергә тырышабыз.

Бу салатлар әчкелтем булса да, күңелне җылытыр
Бу салатлар әчкелтем булса да, күңелне җылытыр

"Көн саен безнең "изгелек остаханәсе"ндә эш гөрли. Помидорлар инде хуш исле салатка әйләнде.  Алмаларны турап, киптерәбез һәм вакуумлы пакетларга төрәбез. Бу — бозылмый торган һәм һәрвакыт туган бакчаны искә төшерә торган иң яхшы ризык. Боларның барысын да без штабка тапшырабыз, ә аннан күчтәнәчләр турыдан-туры егетләребезгә китәчәк.  Алма, помидор китереп, читтә калмаган авылдашларыбызга зур рәхмәт. Сезнең ярдәмегез бәяләп бетергесез", — ди мәдәният йорты җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

Алмаларны киптерәбез
Алмаларны киптерәбез

Фотолар Я.Гыйззәтуллинадан.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев