Сәйтәк авылы чиркәвен кышка әзерлиләр
Хәбәрләр

Сәйтәк авылы чиркәвен кышка әзерлиләр

Бу көннәрдә авыл халкы “суыклар җиткәнче” дип, кышка әзерләнә.

Менделеевскиның Сәйтәк авылында да кышка әзерлек эшләрен җайга салып йөргән мәлләре. Авылдагы Смоленск Изге Алла Анасы иконасы чиркәвендә уртак хезмәт - кышкылыкка утын әзерләү башкарылган. Прихожаннар бергәләшеп, китерелгән утыннарны утын сараена өю эшен оештырганнар. Бу игелекле эш, бердәмлек һәм ярдәмләшү рухын күрсәтә.

«Алар арасында иң өлкәне, шушы көннәрдә 90 яшен тутыручы, чиркәүгә нигез салучы  - Андрей Харитонов. Авыл чиркәве дә аның ярдәме белән ул төзелде», - диде клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

Ясминур Гыйззәтуллина фотолары

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев