2025 ел нәтиҗәсе буенча, Россиядә иң күп сөт биргән сыер – голштин токымлы Эстер.
Голштин токымлы мөгезле эре терлек җитештерү ассоциациясе тарафыннан әзерләнелгән “Иң күп сөт бирә торган 10 сыер” рейтингында ул – беренче урында. Ел дәвамында бу сыердан 2,8 тонна сөт савылган, уртача көнлек савым 80 литр тәшкил иткән. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренчә, Эстер кушаматлы ул сыер Мөслим районындагы агрофирмаларның берсендә асрала.
Нет комментариев