Документ аның составына, сыйфатына һәм куркынычсызлыгына бердәм таләпләр билгели, дип хәбәр итә ТАСС.
Стандартта рөхсәт ителгән ингредиентлар, аларның пропорцияләре, шулай ук төп күрсәткечләр — дымлылык һәм шикәр күләме күрсәтелгән. Моннан тыш, чәкчәкнең тәме, хуш исе, консистенциясе, төсе һәм формасына таләпләр куелган. Төрү, маркировкалау, саклау һәм ташу кагыйдәләре дә аерым язылган.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә ГОСТлар күбесенчә тәкьдим характерында. Әмма әгәр җитештерүче продукциясен ГОСТка туры килә дип игълан итсә, стандарт таләпләрен үтәү мәҗбүри була.
Нет комментариев