Римма Самигуллинадан «Тәбә» рецепты
Керәшеннәр бик кунакчыл халык. Кунакларны кыстый-кыстый сыйлыйлар. Арча районының Сәрдәбаш авылыннан марафончы Римма Самигуллина үзләре яратып әзерли торган «Тәбә» рецепты белән уртаклашты.
Керәшеннәр тәбәне традицион рәвештә Пасха, Питрау бәйрәмнәре алдыннан һәм гадәти көннәрдә пешерәләр. Тәбәне мин үзем дә бик яратып пешерәм.
Кирәк булачак: 0,5 литр сөт, 7-8 күкәй, ярты чокыр су, чүпрә, шикәр комы, 1 калак манный.
Сөтне җылытабыз, аңа күкәй салабыз. Икенче савытка су, чүпрә, шикәр комы, манный салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Чүпрә кабаргач икесен бергә кушабыз да, әзрәк кенә торгач тоз, он салып болгатабыз. Камыр коймактан бераз куерак булырга тиеш. Массаны агач калак белән болгатырга кирәк. Әгәр дә кисәкләр калмаса, камыр әзер.
Камырны табага салабыз. 40-45 минут 180 градуста духовкада пешерәбез.
Тәбә пешкән арада сыер мае эретәбез. Тәбә әзер булгач, аны шунда ук ромбикларга кисеп, эреткән майны өстенә салабыз. Бөтен сер майда, шуңа күрә ул күп булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев