Питрауда ансамбльләр 500әр меңлек сертификат белән бүләкләнде
Хәбәрләр

Питрауда ансамбльләр 500әр меңлек сертификат белән бүләкләнде

Питрау бәйрәмендә, күптәнге матур бер традиция буенча, сәхнә костюмы тектерү, матди-техник базаларын ныгыту өчен, керәшен фольклор ансамбльлләренә сертификатлар бүләк ителде.

Шушы еллар эчендә егермеләп коллектив Татарстан Рәисенең махсус сертификатына ия булды. Быел бу бәхеткә 4 ансамбль лаек:

— Кукмара районының Үрәсбаш авылы мәдәният йортыннан «Айбагыр» керәшен балалар фольклор коллективы (җит. — Оксана Сафарова);

— Мамадыш районының Юкәче авылы мәдәният йортыннан «Җүкяче» керәшен фольклор ансамбле (җит. — Нина Сәлимуллина);

— Чистай шәһәренең «Багалмам» керәшен халык фольклор ансамбле (җит. — Рифкать Гобәйдуллин);

— Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле (җит. — Алина Әхмәтшина).

Алина Кондратьева фотолары


Нет комментариев