Олы Тәрбит мәдәният йортында махсус операциядәге егетләрнең әтиләре белән очрашу узды
Хәбәрләр

Олы Тәрбит мәдәният йортында махсус операциядәге егетләрнең әтиләре белән очрашу узды

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында узган әлеге бәйрәм «Бердәм рухыбыз белән без көчле» - дип исемләнгән.

Олы Тәрбит авылы мәдәният йортында Әтиләр көне уңаеннан махсус операциядә катнашучы егетләрнең әтиләре белән "Бердәм рухыбыз белән без көчле" - дип исемләнгән җылы очрашу узган.



Китапханәче Инна Драндрова бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырган. Чүти авыл җирлеге башлыгы Гөлнур Әхмәтшина матур теләкләрен җиткергән. Чүти мәктәбенең яшь армиячеләре әтиләргә патриотик җырлар башкарган. Олы Тәрбит башлангыч мәктәбе укучылары Раян Галкин белән Анастасия Козлова шигырь сөйләгәннәр.

«Кичәдә махсус хәрби операциядән ялга кайткан офицер Кирилл Корников та катнашты. Ул яңалыклары белән бүлеште. Әтиләргә улларының исән-сау кайтуларын теләде. Яшь буынга - яхшы укып, бүгенге көнне кадерен белеп яшәргә язсын, дигән теләкләрен җиткерде. Күңелле дә, эчтәлекле дә кичәбез чәй табыны артында үтте», – дип сөйләде Инна Драндрова.

Инна Драндрова фотолары.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев