Олег Фазылҗанов: «Хатыннарыбыз безгә, ир-егетләргә, әниләребез кебек үк кирәк»
Тиздән, иң матур бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март. Шул уңайдан ир-егетләребезнең гүзәл затларга карата фикерләрен белештек. “Хатын-кыз сезнең өчен кем?”, “Нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” дигән сорауларга бергәләп җавап эзләдек.
Олег ФАЗЫЛҖАНОВ, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, 57 яшь:
— Хатын кыз ул — әни кеше. Шушы 3 кенә хәрефле сүзгә бөтен җиһан сыйган кебек. Хатын кызны Ходай әни итеп, дөньяга яңа кеше тудыручы итеп яралткан. Әнигә һәрвакыт, бигрәк тә авыр чакларда сыенабыз. Хатыннарыбыз да безгә, ир-егетләргә, әниләребез кебек үк кирәк. Гүзәл затларыбызны гаилә учагын сүндермичә саклап торучы, көчле рухлы кешеләр итеп күрәм. Балаларга үрнәк булып яшәүчеләр алар.
Александр ИГНАТЬЕВ, Татарстанның атказанган артисты, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты, 35 яшь:
— Хатын кыз — йөрәк, ир-атның көзгесе; ул яратканда һәм яратылганда искиткеч матур. Танылган язучы Лев Толстой әйткәнчә, кешелек ирешкән иң зур казаныш — ул хатын-кызны ярата белү, аның матурлыгына табыну. Җир йөзендә барлык гүзәллек хатын-кызга карата булган мәхәббәттән туган.
Дмитрий БАРАНОВ, «Керәшеннәр» КВН командасы капитаны, 27 яшь:
— Хатын-кызлар — безне, ир-егетләрне, илһамландырып, канатландырып торучы затлар. Иң мөһиме, ирне ир итеп күрсен, кирәк вакытта киңәшләрен әйтеп, алга барырга этәргеч биреп торсын. Идеаль кешеләр булмаса да, минем өчен бар яктан да килгән, үрнәк итеп куярлык кешем — үз әнием.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев