Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Николай Мельниковка матди мирасыбызны өйрәнүгә, саклауга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды

28 февральдә Казан Кремлендә республикакүләм “Музей эшчәнлеге нигезләре: этнографик коллекцияләр белән эшләү үзенчәлекләре” фәнни-гамәли семинар узды.

Ул “XVI Бусыгин укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференция кысаларында оештырылды. Анда музей эше, мәдәни-ял итү учреждениеләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, белгечләре, туган төбәкне өйрәнүчеләр катнашты. Алар арасында карендәшләребез дә бар иде. 

Семинарда “Этномәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру буенча уңышлы тәҗрибәләр” дигән темага “түгәрәк өстәл” дә булды. “Түгәрәк өстәл”дә Алабуга районының Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы, карендәшебез Николай Мельников та катнашты. Ул “Авылның этник туризмы” дигән темага чыгыш ясады. Соңыннан ул, үз чыгышы турында:

“Семинарда катнашучыларга мин этник туризмны оештыру аша авылларны рухи-әхлакый һәм социаль-икътисадый яктан яңартуны һәм мәдәни мирасны саклауны, үстерүне максат итеп эшләвебез турында сөйләдем. Хезмәт күрсәтүләр ассортиментын киңәйтү һәм яңа продукция җитештерү; авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү; инфраструктураны үстерү һәм кунакчыллык сыйфатын яхшырту; авыл туризмы аша милли мәдәниятне һәм традицияләрне үстерү бурычлары турында сүз алып бардым”, – дип хәбәр итте.

Николай Иванович – үз кече ватанының, үз авылының чын патриоты. Ул Олы Шүрнәк авыл җирлегенә җитәкчелек итә, авыл музеен оештырган, керәшеннәр тарихын җентекләп өйрәнә, яшьләр өчен төрле чаралар, туган як буйлап экскурсияләр үткәрә.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Николай Ивановичның фикерләрен хуплап, авылларда этник туризмны үстерү өчен бергәләп проектлар эшләү, грантлар алу һәм партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру кирәклеген билгеләп үттеләр.

Семинарда катнашучылар “Идел буе халыкларының традицион костюмы” күргәзмәсе белән таныштылар.“XIX гасырның беренче яртысында – XIX гасырның икенче яртысында Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы” каталогының икенче томы да тәкъдим ителде.

Семинар азагында Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Идел буе халыкларының традицион киемнәре коллекциясен комплекслы тикшерү һәм торгызу проектында катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында Николай Мельников та бар. Карендәшебез бу бүләккә мирасны өйрәнүгә, саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен лаек булды. Шулай ук, Олы Шүрнәк музеена да “Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы” рәсемле методик каталог бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев