Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Николай Кузнецов: «Элек армиягə бармый калу егет өчен хурлык саналган»

Түбән Биштән Лариса Кузнецованың керәшенчә марафондагы язмасыннан.

Лариса Кузнецова әлеге язманы улы Максимның з нче класста язылган  сүзләре белән башлаган.

 

Әтием – ил сакчысы.

«Минем əтием, Кузнецов Николай, 1988 нчы елда совет армиясенə хезмəт итəргə алына. Ул Хабаровск шəһəрендə уку курсларында булган. Шунда хəрби хезмəт осталыгына өйрəнгəн, нинди генə авырлыклар килсə дə туган илне сакларга ант биргэн. Әтием анда бик күп дуслар тапкан. Ул аларны əле дə еш искə ала фотоларын без бергəлəп карыйбыз. 1990 нчы елнын көзендэ əтием туган авылына əйлəнеп кайта.

Әтием əйтүенчə элек армиягə бармый калу егет өчен хурлык саналган. Чөнки авыру егетлəрне генə армиягə алмаганнар. Армиядə хезмəт итеп кайткан егетне генə чын ир дип санаганнар, ул шуның белəн горурланган. Мин дə əтиемнəн үрнəк алып үсəрмен».

Элек солдатка бармый калучылар бармак белән генә санарлык булгандыр. Лариса үзенең папасы, биатае турында да искә алып үткән:

Безнең папа, Фролов Николай, Грузия шәһәрендә хезмәт итә. Ул вакытта бу илләр Союздаш илләр булганлыктан, безнең солдатларыбызны чикләрне сакларга хезмәткә шунда җибәрә торган булалар. Парашютист була. 3 ел хезмәт иткәннән соң туган ягына кайтып, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном белгечлеге ала. Папабыз Николай, гомере буе җир хуҗасы булып хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Әниебез Галина белән 5 баланы тәрбияләп, башлы күзле итәләр.

Биатай да, Кузнецов Никонор яше җиткәч, солдатка алына. 4 ел Белоруссия ССР да танкист булып хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайткач, колхозда тракторист, такта яручы булып эшли. Әни белән 2 кыз, 2 малай үстереп, тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев