Миләүшә Хәбетдинова: «Георгий Ибушев үз җырларына хыянәт итми, халык күңелендә саф итеп саклый»
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның «Рәшә чыңы» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Филология фәннәре кандидаты, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова әлеге кичә турында үз хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Кичә филармония мине әдәби-музыкаль кичәгә чакырды. Георгий Ибушевның яңа китабы чыгу уңаеннан бик җылы итеп презентация оештырганнар. Бу чара – «Тукай моңнары» циклыннан.
Зал шыгрым булганны күреп, шатландым. Чара көндез үткәрелде, ләкин җырчыны хөрмәт иткән тамашачы филармониягә ашыгып килгән. Әле халык җаны сүнмәгән. Чын җырчыларны таный, Аллага шөкер.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Тукай моңы» циклыннан «Рәшә чыңы» дип исемләнгән концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Тукай премиясенә кандидат дип игълан ителде.
Тамаша Мамадыш районында Владимир авылында язып алынган «Безнең ил» җыры белән башланып китте. Бу җырны ишетү белән Лубян керәшеннәре искә төште. Мин үскәндә завод ягында кич утырулар була иде. Әни белән почта өлешеп кайтканда халык җырларын тыңлап кайта идек. Бакчага чыккач та, күрше Тагил урамыннан бу җырлар яңгырар иде... Шуның өчен мин балачактан керәшен җырларын үлеп яратам, чөнки һәрбер җырлары табигать дөньясына сокланып, баладай саф күңел белән башкарыла. Георгий Ибушев шулай итеп, үзенең туган як моңнары белән үзенең концертын башлады, ләкин бу җырлар чараның боҗрасы гына булды. Владимир авылы сандугач оясы булганын концертның төп программасы раслады. Программага кергән җырларны бүген без, кызганыч, сирәк ишетәбез... Затлы җырлар... «Чулпан» (Н.Дәүли сүз, В.Усманов көе), «Миләүшә» (Н.Арсланов сүз., А.Ключарев көе), «Сәфәр» (Г.Зәйнәшева сүз., халык көе), «Су буйлап» (татар халык җыры), «Кыр казлары», «Ак чәчкәләр»... Вакыт уза, ләкин бу җырчы үз җырларына хыянәт итми: җыр авторларын хөрмәт итеп моңны җимермичә, матур итеп башкарып, халык күңелендә саф итеп саклый. Бүген бу – батырлыкка тиң. «Үзгәреш җил»ләре, бүгенге эстрада хәле халык күңелен җимерә, «бер кила прәннек» җырлары белән агулый…
Концерт барышында Владимир авылы сандугач оясы булганы расланды... Авылдашлары арасында күпме шагыйрь булганы сокландырды. Иң кадерлесе батыр йөрәкле шагыйрьләре булганы! Григорий Ибушев үзенең шигырьләрен матур итеп башкарды. Күбесе аның биографиясе белән бәйле. Җырчы эчке дөньясын тамашачылар алдында ачарга теләде. Сугыш чоры сулышын саклаган балачак хатирәләре, туган якка мәхәббәт, табигать белән соклану, әхлак проблемалалары темалары аның иҗатында урын тапканнар. Дуслары, авылдашлары шагыйрь иҗаты халык арасында үз урынын тапканын үз чыгышлары белән расладылар... Күпме шигыре җырга әйләнгән. Концерт вакытында бер җырының премьерасы да булды.
Георгий Ибушевның репертуары бик бай һәм ул татар мәдәниятенең затлы булганын раслый. Иҗатыгыз алдында баш иям! Афәрин! Иҗат чишмәгез саекмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев