Марафончы Марина Казанцевада әбисе суккан җәймә саклана
Марина Казанцева чыгышы белән Менделеевскиның Иске Гришкин авылыннан, ә хәзер Тукай районы Иске Җирекледә яши. Әлеге кадерле мирасны аңа әбисе бүләк иткән булган.
Минем Марҗый әбием (папаның әнисе) кул эшләренә бик оста иде. Чиккән бистәрләр, суккан җәймәләре бик күп. Әле хәзер дә исемдә әбинең басма сукканын карап утыруларын. Олы бүлмәләренең түрендә зур станок тора иде, ул җепләр, төрле-төрле җомгаклар бүлмә тулы була торган иде. Әбинең өендә олы бүлмәдә җәймәләр 4-5 рәт тип-тигез итеп җәелеп куела торган иде.
Мин кияүгә чыкканда әби миңа өр яңа суккан җәймә бүләк итте. Мин аны кадерләп саклап тотам. Чиккән бистәрләр – аның истәлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев