Мәләкәстән Полина Еремеева республикакүләм экология конференциясендә җиңде
Хәбәрләр

Мәләкәстән Полина Еремеева республикакүләм экология конференциясендә җиңде

Республикакүләм «Экология, шәһәр һәм без» фәнни-гамәли экология конференциясе ел саен үткәрелә.

Мәктәп укучыларының «Экология, шәһәр һәм без»  фәнни-гамәли экология конференциясе Яр Чаллы шәһәренең 4нче балалар экология-биология үзәгендә үтте. Анда Тукай районынының Мәләкәс мәктәбенең унберенче класс укучысы Полина Еремеева экология конференциясендә катнашып I урынны алды.

Полина Еремеева «Әлмәт тракты» автомобиль юлында автотранспорттан һаваның пычрануы һәм авыр металлар белән әйләнә-тирәнең пычрану проблемасын хәл итү» дигән темага чыгыш ясады.

Венера Еремеева фотолары


Нет комментариев