14-17 май көнне Казанда «Кряшен чибяре-2026» конкурсының әзерлек этаплары бара.
Кызлар 14 майда Казанга җыелып, конкурска әзерләнә башладылар. Кичә керәшен киеме буенча лекция тыңладылар, вокал, дефиле буенча масстер-класста катнаштылар, режиссер ярдәмендә иҗат номерларын әзерләргә өйрәнделәр.
Бүген кызлар иртәнге якта — табигать кочагында, ә төштән соң фотостудиядә фотосессиядә булдылар. Берсеннән-берсе матуррак кызлар милли һәм заманча киемнәрдән фотога төштеләр.


Бу көнне алар Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе Ирина Муллинаның керәшен тарихы турындагы лекциясен тыңладылар.

Кич кызлар «Кряшен чибяре — 2025» титулы иясе Ариана Кадыйрова катнашындагы «түгәрәк өстәл»дә булачак.
Шулай ук, блогер-интервьюер Олеся Дмитриева (Олеся Лесная) белән очрашу көтелә.
Нет комментариев