Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре»-2024 финалисты Лиана Маркова Бөтенроссия матурлык конкурсында катнашты

2 мартта Уфада Бөтенроссия «Ты Уникальная» матурлык конкурсының регион этабы узды. Анда Башкортстанның Бакалы районыннан керәшен кызы Лиана Маркова да катнашты.

Әлеге конкурс 2 этапта уздырыла: регион һәм Бөтенроссия этабы. Уфада булган регион этабында берсеннән-берсе чибәррәк кызлар катнашкан. Алар башта кастинг узганнар. Әзерлек этаплары 4 атна дәвам иткән. Чибәрләр сәхнәдә  үз-үзеңне тоту серләренә, дефиле, сүз осталыгына, биергә өйрәнгәннәр. Конкурс катнашу өчен кирәкле мастер-класслар да уздырылган.

Лиана Маркова Уфада яши. «Балалар һәм диетик туклану үзәге» муниципаль автономлы учреждениедә эшли. Лиананың «Ты Уникальная» матурлык конкурсында беренче катнашуы. Ул кастингны узып, регион этабында уңышлы чыгыш ясап, 18-35 яшьлек 13 кыз арасыннан 3нче урынны яулаган.

«Җиңмәгәч, башта бераз кәефем төште. Ләкин әти-әниемнең, апамның янымда көч биреп торуы ярдәм итте. Жюри членнарыннан берсе миңа үзенең «глянцевый» журналында минем турында  язма (интервью) әзерләү  мөмкинлеге бүләк итте.

Әлеге конкурстан үзгәреп, гел икенче Лиана булып чыктым: үземне көчлерәк, кыюрак хис иттем, үз-үземә ышанычым артты. Бик күп кешеләр белән таныштым. Хәзер инде берникадәр тәҗрибәм бар, Алла бирса, киләсе елларда да үз көчемне сынап карарга телим» , — дип язды Лиана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев