Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Керәшенчә марафонда катнашучы Елена Даниловадан туйда аш чыгару җыруы

Елена данилова Балык бистәсе районының Иванай авылы кызы.

«Әни-әтиемә беренче кыз булып ноябрь аенда дөньяга аваз салганмын. Авылымның бөтен гүзәллеген: чишмә суларының сафлыгын,  кырларының киңлеген, болыннарының иркенлеген, чәчәкләренең төрлелеген... барысын да, күңелемә сеңдереп үстем.
КДУ ның татар филологиясе факультетын тәмамлагач, мәктәптә эшләдем.
Ходай насыйп иткән ярым - Теләче районы, Субаш авылыннан Ермолай. Бүгенге көндә Казанда яшибез, ике егетебез үсеп килә. Озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Хәзерге вакытта "Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты"нда эшлим. Кайда гына булсам да, үземнең керәшен булуым белән горурланып, халкым йөзенә кызыллык китермәслек итеп, яшәргә тырышам. Әзме-күпме  каләм дә тибрәткәлим»,-  дип язды ул..

Югалмаган әле, югалмас безнең җолаларыбыз!
Буыннар аша заман шаукымына төренеп, үзгәрәк кенә итеп үткәрелә алар. Һәр авыл, һәр гаилә җолаларны саклый әле.
Бәйрәмнәр, туйлар заманча үтсә дә, үзебезнең табын җырларсыз, авыл көйләресез үтми алар. Минемчә, җолаларны онытмас, югалтмас өчен бәйрәмнәрне балалар белән бергәләп үткәрү мөһим.


Туйда аш чыгару җоласы да шундыйлардан.

Олы җулдан килгән чакта,
Җакшы атлар белән килдек без.
Кодагыйлар каршы алса,
Ипекәйләр белән килдек без.

Кеше өйләренә караганда,
Безнең өйләребез тәбәкәй.
Алып килүчеләре без булсак та,
Җибәрүчесе әтекәй-әнкәй.

Безнең өстәлләргә шул килешә-
Чүпләп кенә суккан ашҗаулык.
Безләр ашыйк та, безләр эчик,
Олылардан калган ашамлык.

Биек тә лә тауның башларында
Ак җәймәләр кордык ау итеп.
Ашадыкай, эчтек хөрмәт күрдек,
Без китеек инде лә тау итеп.

Каен ботакларын без бутарбыз,
Җапрагын чәйнәп лә җотарбаз.
Сезләрдән лә күргән хөрмәтләрне
Җөрәк уртабызда ла тотарбыз.

Шыбыр ди лә шыбыр җаңгыр җауа.
Баскыч төпләрендәге ташларга.
Риза ла бәхилләр булыгыз,
Без ашаган, эчкән ди ашларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев