Керәшен җырулары
Хәбәрләр

Керәшен җырулары

Әлеге җыруларны Чистай районының Чуваш Ялтаны авылында яшәүче Анна түти Карликовадан язып алдык.

Ак та каеннарның бөресен,
Көртлек чүпли иресен.
Җакшы ата-ана баласы,
Сүзнең сөйли бары дөресен.

Агыйделгә басма салдым, 
Баш-башларын чылатып.
Кошлар да моңсу сайрыйлар
Безне ямансулатып.

Сандугач була алмадым,
Талларга куналмадым.
Сандугач күк моңлансам да,
Тик җырчы булалмадым.

«Бу җыруны әниемнән отып калдым. Ул чыгышы белән Алексеевскиның Кр. Баран авылыннан. Бу җырлуларны авылын өзелеп сагынганда җырлап моңлана иде», — ди Анна түти.

Ф. Вәлитова фотосы. (Кр. Баран авылы күренеше).


Нет комментариев