Хәбәрләр

Керәшен-Сәрдәсендә «Халкым бизәге» дип исемләнгән осталык дәресләре оештырганнар

Питрәч районының Керәшен-Сәрдәсе авылы «Татарстанда җәй» проектына кушылып, мәдәният йорты хезмәткәрләре халык иҗаты буенча осталык дәресләре уздырды.

Әлеге дәрес мәктәп балалары өчен узган. Җәйге каникулларны файдалы итеп уздыралар. Осталык дәресләрендә, аларны тамбур чигү һәм халык уен коралларында уйнау серләренә өйрәткәннәр.

Бу чара  мәдәни мирасны саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

 

 

 

Фотолар: Керәшен Сәрдәсе 


Нет комментариев