Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә «Туган ягым — ямьле Питрәч җире» дип исемләнгән күзәтү экскурсиясе узды

Чара Питрәч районының төзелүенә 96 ел тулуга багышланган.

Очрашуның төп кунаклары – балалар. Алар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре бай программа әзерләгәннәр:

«Әйе, чарага килгән балалар өчен тематик күргәзмә ачылды. Биредә алар Питрәч районының иң истәлекле урыннары буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар. Үз хезмәтләре һәм талантлары белән җиребезне данлаган күренекле шәхесләргә аерым игътибар бирелде.
Балалар район елъязмасына исемнәре мәңгегә язылган данлыклы якташларыбыз турындагы хикәяләрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Мондый очрашулар үсеп килүче буынга замананың өзлексез бәйләнешен тоярга, үз тамырларын белергә һәм туган җиргә карата ихлас мәхәббәт уятырга ярдәм итә», — дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.

Фото: А.Маннапов.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев