Проект кысаларында беренче сәяхәт — Теләче районының Субаш авылына булган.
Безнең керәшен сәяхәтчеләребез — Республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары – «Керәшеннәр КВН» җыелма командасы капитаны Дмитрий Баранов белән юмор остасы Вадим Шрыков Качману бәйрәменең асылын аңлау, бүгенге көндә ничек уздырылуын белү өчен Субаш авылында булып кайтканнар. Видеооператор Илдар Хафизов барысын да төшереп барган.
Егетләр келәүдә булып, бәйрәм коймаклары ашап, хәтта үзләре дә Качману суына кереп кайтканнар. Бу хакта алар видеода барысын да сөйли һәм күрсәтә.
Нет комментариев