30 август - Татарстан Республикасы көне. Шушы уңайдан, карендәшләребез белән сөйләшеп, “Кайларда булырга яратасыз?” дигән сорауларга җавап эзләдек.
Анастасия ЯКИМОВА, реклама бүлеге хезмәткәре, 24 яшь, Казан:
– Татарстанның иң яраткан почмагы, әлбәттә, туган ягым, мама-папа яшәүче Мамадыш шәһәре. Татарстанның күп кенә районнарында, шәһәрләрендә булганым бар. Күңелемә ошаган, иң җәлеп итә торган җир – Югары Ослан районы. Татарстан халкын гына түгел, туристларны да җәлеп итә торган Болгар, Раифы, Свияжскны да аерып әйтергә кирәк. Тарихи, ниндидер көч бирә торган матур урыннар.Үзем Казанда яшим, шәһәрнең Кабан күле яр буенда еш булам. Анда, ничектер, тыныч, рәхәт, күлдә – үрдәкләр, куакларда – кошлар... Кабан күле буенда үземне шәһәрдән еракта, табигать кочагында ял иткән кебек хис итәм. Ә инде Татарстан дигәндә, күз алдыма Казан шәһәре килеп баса.
Нет комментариев