Кайбычтан Валентина Сурнаева әбисеннән калган гаилә мирасын күрсәтте
Валентина Сурнаева ел саен безнең керәшенчә марафонда катнаша. Ул Кайбыч районындагы Соравылда клуб җитәкчесе һәм китапханәче булып эшли.
Күп гасырлар буе чигү - кием-салым һәм көнкүреш әйберләре бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып килгән. Аның һәркайсының тарихы бар, алар безнең мәдәниятебезнең байлыгын һәм күптөрлелеген чагылдыра. Чигү - ул гади бизәкләр генә түгел, ә халыкның рухи дөньясын, традицияләрен һәм йола-гадәтләрен саклаучы бер сәнгать төре.
Бу хакта безгә Кайбыч районындагы Соравылда яшәүче Валентина Сурнаева язды:
«Гаиләмнең мирасы – әбиемнән, Давыдова Ксенья Давыдовнадан, калган челтәр-сөлгеләр. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, һәм аларның тарихы да бик кызыклы. Әбием бу челтәрләрне үз куллары белән чигеп, аларга үзенең мәхәббәтен һәм осталыгын салган. Бүгенге көндә алар бәйрәм вакытларында авыл клубының сәхнәсен бизи».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев