Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуларын дәвам итә. Чираттагы шундый очрашуга Олы Тәрбит егете Кирилл Корников хатыны Александра белән килгән.
Кирилл Корников Олы Тәрбиттә туып- үскән, Чүти урта мәктәбендә белем алганнан соң, Казан югары команда танк училищесын тәмамлаган. Махсус хәрби операция зонасыннан беренче тапкыр ялга кайтуында, бу елның январь аенда Кирилл Мәлки авылы кызы Александра белән гаилә корган. Александра Казан инновация университетында юрист белгечлеге алып чыккан.
— Кирилл, сине туган якларда сау-сәламәт күрүемә бик шатмын. Чакыруыбызны кабул итеп, очрашуга килүегез өчен зур рәхмәт. Безнең өчен син чын герой. Безнең районнан чыккан хәрби офицерлар күп түгел. Без сезнең белән горурланабыз, — диде Альберт Илгизәрович.
Ул Кириллдан фронттагы, гаиләсендәге хәлләрне сорашты.
— Танк училищесын тәмамлаганнан соң, Бурятия республикасында урнашкан хәрби частька җибәрделәр. 2024 елның 13 маенда махсус хәрби операция зонасына киттем. Хәзерге вакытта Көняк Донецк юнәлешендә рота командиры булып хезмәт итәм, — диде өлкән лейтенант Кирилл Корников.
Язманың һәм фотоның авторы Мингазиз Сөнгатуллин, Кайбыч таңнары
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев