Кайбыч районы башлыгы Хуҗа Хәсәндә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котлады
Районда Бөек Ватан сугышы ветераннары калмаса да, ул елларның авырлыкларын үз күзләре белән күргән тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннарының тол калган хатыннары, камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәүче бар әле.
Аларга хөрмәт һәрвакыт зур, җитәкчелек, социаль яклау органнары, киң җәмәгатьчелек тарафыннан беркайчан да игътибарның кимегәне булмады. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан авыл җирлекләрендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренең барысына да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы медальләре тапшырылды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева әйтеп узганча, Россия Президенты Указы нигезендә бирелүче юбилей медальләре райондагы илле кешегә тапшырылган.
Медаль кайтып җиткән арада вафат булганнарныкы туганнарына бирелгән. Бу кадерле бүләкне район Советы, башкарма комитет хезмәткәрләре төрле тантаналарда, очрашуларда, ә килә алмаганнарның өйләренә барып тапшырды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Хуҗа Хәсән авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәре – 92 яшьлек Валентина Лукинаны һәм аның яшьтәше Елизавета Данилованы өйләренә барып котлады. Ул аларга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды, шау чәчәккә күмелгән яран гөлләре бүләк итте.
Сугыш һәм аннан соңгы еллардагы тырыш хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен белдерде, хәлләрен белеште, нинди генә ярдәм кирәк булса да, үзенә мөрәҗәгать итәргә кушты. Әлеге очрашуга Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, мәктәп директоры Надежда Макарова һәм яшь армиячеләр дә килгән иде. Әйе, яшь буын авылдашларының героик үткәнен, Җиңүне якынайтуга керткән өлеше турында белеп үсәргә тиеш. Алар тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре белән сугарылган шигырьләрен бүләк итте. Җирлекнең ветераннар Советы рәисе Ольга Боярина хәбәр иткәнчә, Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә яшәүче биш тыл хезмәтчәненең өчесе шушы авылда, икесе Турминскийда гомер кичерә. Ул районның ветераннар советы группасына Валентина Филипповна турында хат та юллаган иде.
— 1932 елда туган Валя апага күп эшләргә туры килә. Колхоз эшендә, Молотовта урман кисүдә, юл төзелешендә эшли. Бүген ул ун бертуганы арасында үзе генә исән. Улы Петр, килене Раиса тәрбиясендә яши. Эшчән тырыш гаилә, терлекләр асрыйлар, дүрт сыерлары бар. Әниләре аларга бик рәхмәтле, күтәреп кенә йөртмиләр ди. "Кайбыч таңнары"ның һәр санын укып бара. Тормыш иптәше Анатолий (вафат булган) белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклары, оныкчыклары бар. Кызганыч, олы кызлары Татьяна юл һәлакәтендә фаҗигале төстә һәлак булган. Валентина апа кадер-хөрмәттә гомер кичерә, ул мондый тормышка бик лаек,— дип язган Ольга Боярина.
Тыл хезмәтчәне Елизавета Данилова да медальне рәхмәт сүзләре белән кабул итеп алды. Улы Валерий белән бергә гомер кичерүче әбинең хәтере яхшы, өе чип-чиста. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны да 9 Майда узачак Җиңү парадында көтеп калуын әйтте.
Луиза Сунгатуллина,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев